Казанда бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2018 елның 7 апреле, шимбә

Бүген Казанның 10 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек товарларны сату ярминкәләре узды. Көнне беренче яртысында аларда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Ришат Хәбипов йөреп чыктылар.

«Казан” агросәнәгать паркы” ҖЧҖендә Нурлат, Саба, Аксубай һәм Кукмара муниципаль районыннан килгән авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. «Мондый сәүдә өченче шимбә оештырыла инде. Баштагыларында халык бик актив булмаса да, бүгенгесендә кеше бик күп. Без иртәнге 6 сәгатьтән инде бу мәйданда, продукция ассортименты да бай, халык та агыла. Барысында да бәйрәм кәефе. Кеше ит, сөт, йомырка сатып ала, – дип сөйләде министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов. – Җитештерчеләр хәзер күбрәк алдан заявка буенча эшлиләр. Сатып алучылар икенче атнага нәрсә алып киләргә кирәклеген үзләре килеп әйтәләр».

Дәрвишләр бистәсендәге базарга 3,6 млн. сумлык продукция китерелгән. Анда министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов булып кайтты. Элегрәк монда «Майский» ТК” ҖЧҖ продукциясе җитешми кала иде, диде Тәлгать Таһирҗанов. «Хәзер предприятие продукцияне ике машинада китерә, моннан тыш, “Майский” комбинаты яшелчәләрен Татпотребсоюз һәм “Татагролизинг” АҖ оешмаларында да сатып алырга мөмкин, – диде министр урынбасары. – Товарлар ассортименты бай. Бәяләр башка сәүдә челтәрәгеләрдән арзанрак, шуңа күрә сатып алучылар да күп».

Мәскәү районы ярминкәсендә Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин иде. Биредә министр урынбасары Ришат Хәбипов булды. Сәүдә 37 ноктада җәелдерелгән иде. Йомырка, сөт, сыер ите, кош ите, бәрәңге күпләп сатып алынды. Хәйрия ашлары да оештырылган иде. Килүчеләр кайнар коймак белән тәмле чәйләр эчтеләр.

Яңа Савин районының “Бүхетле” гипермаркеты алдында оештырылган ярминкәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Айнур Хәйретдинов булып кайтты. «Бүген биредә Югары Ослан һәм Кайбыч муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз продукциясе халыкны сөендерделәр. Продукциянең ассортименты төрле иде: сөт, ит, яшелчәләр, йомырка, сыр, эремчек, шампиньон гөмбәсе, балык, төрле җиләкләр һәм башкалар бар», – диде ул.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллыда, Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында һәм республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International