Марат Әхмәтов Татарстанда язгы чәчү кампаниясенә әзерлекнең барышы турында сөйләде

2018 елның 7 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында шимбә көнне узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2018 елгы язгы чәчү кампаниясенә әзерлекнең торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин та катнашты.

Марат Әхмәтов билгеләгәп үткәнчә, чәчүгә әзерләнгәндә, туфракта дымлылыкны саклап калу аеруча мөһим. Беренче чиратта, вакытында һәм сыйфатлы тырмалау әһәмиятле.

Шулай ук министр орыкларны тагын бер кат аралауга аеруча игътибар итәргә өндәде. «Без иң сыйфатлы орлыкларны гына чәчәргә тиеш. Шулай ук орлыкларны әзерләгәндә, үсемлекләргә көч өсти торган стимуляторларны куллану да бик әһәмиятле. Бәясе түли алмаслык түгел, 40-150 сум тирәсе, ә нәтиҗәсе югары. Хуҗалыклар җитәкчеләрен һәм белгечләрен эштә әлеге мәсьәләләргә игътибар итүләрен сорыйм», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов бюджеттан чәчү эшләренә бирелгән ярдәм чаралары турында да әйтеп узды. Көз көне республика бюджетыннан хуҗалыкларга көзге культураларны минераль ашламалау өчен 1 млрд. сум тирәсе ярдәм күрсәтелгән. Башка ярдәм дә күрсәтелә. Кредитларны җәлеп итү өлкәсендә җитди эш алып барыла.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, бүген республикада гектарына 40 килограмм чамасы минераль ашлама тупланган. Былтыргы кебек иң күп күләмдә ашламаны Зәй, Сарман, Тәтеш, Тукай, Әтнә һәм Актаныш районнары туплаган - гектарына 60-110 кг.

Марат Әхмәтов искәртеп узганча, республикада игенчелекне биологияләштерү программасы эшләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, район башлыклары киләчәк чәчү кампаниясенә аеруча игътибар итәргә тиеш. «Ашламалар, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү, механизаторларны әзерләү - бөтен бу система төгәл эшләргә тиеш, - диде ул. – Авылның үз чорлары бар, без шуларга сыешырга тиеш. Әгәр район җитәкчелеге кайчан нинди процесслар булырга тиешлеген белми икән, – эшләүнең мәгънәсе юк. Бу - сезнең икътисад, сезнең территориядәге хуҗалыкларның һәм кешеләрнең муллыгы», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, районнар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International