Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар

2018 елның 7 апреле, шимбә

2018 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның беренче кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде. Киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ белгечләре катнашты.

Киңәшмәне ачып, министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлкчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә басым ясады.

Аннары ул катнашучыларны Татарстанда терлекчелек тармагының бүгенге торышы белән таныштырды. 1 апрельгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында эре мөгезле терлекләр саны 735,3 мең баш тәшкил итә,шул исәптән савым сыерлары – 246 мең баш. 307,5 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 103%), 96,7 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (103%).

Узган елга караганада терлекләр санын арттырган районнар арасында: Зеленодольск, Балтач, Саба, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Сарман һәм башка районнар бар. Иң күп сөт җитештерүгә ирешкән районнар: Кукмара, Чирмешән, Зәй, Азнакай, Әтнә, Сарман һәм Балтач муниципаль районнары. Буа, Минзәлә, Кайбыч, Мөслим, Апас, Чистай, Менделеевск һәм Бөгелмә районнарында сөт җитештерү кимегән.

Чыгышын тәмамлап, Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны терлекләрне коры һәм сусыл азык белән тукландыруга игътибар бирергә өндәде. «Терлекләрне карау һәм ашату мәсьәләсе хуҗалыклар җитәкчеләрендә беренче урында булырга тиеш, – дип ассызыклады ул. – Без темпларны төшерергә тиеше түгел, чөнки быел безнең алда зур бурыч тора – терлекчелек продукциясе үсешен 5%ка арттырырга».

Шуннан соң “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады, ул терлекчелектә нәсел эшенә йомгаклар турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International