2018 елның 9 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстанда «Алдынгы технологияләр куллануны исәпкә алып, быелгы елның чәчү кампаниясен уздыру тактикасы» темасына зона семинар-киңәшмәләре узачак.
9 апрельдә шундый чара Тәтеш муниципаль районында («Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы» ДАҺБУ базасында, Тәтеш ш.) узачак, 10 апрельдә – Балтач районында (Мәдәният йорты, Яңа Салаус авылы), 11 апрельдә – Аксубай районында (Аксубай район Мәдәният йорты, Аксубай ш.т.п.), 12 апрельдә – Мөслим районында (Зифа Басыйрова ис. Мәдәният йорты, Мөслим авылы).
Семинар-киңәшмәләр уздыруда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, ООО «НПИ «Биопрепаратлар» НПИ” ҖЧҖ һәм башка предприятиеләр белгечләре катнаша.
Киңәшмәләрдә 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнү, орлык материалы әзерләү, бөртекле, кузаклы культураларны, шикәр чөгендерен, рапс, көнбагыш һәм орлык кукурузын үстерү мәсьәләләре каралачак.