Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында язгы кыр эшләренә әзерлек 99% тәшкил итә

2018 елның 6 апреле, җомга

Кичә, 5 апрельдә, Биектау муниципаль районының “Бөреле” ЯАҖ базасында язгы кыр эшләренә әзерләнү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Фикер алышуда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар “Бөреле” ЯАҖендә язгы кыр эшләренә әзерләнүнең барышы белән таныштылар. Бу предприятие Биектау районында иң алдынгылардан санала. Биредә чәчүгә барысы да диярлек әзер: техника да, орлык материалы да, кешеләр дә.

Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов чәчүгә әзерлекнең барышы турында сөйләде, әзерлек 99%ка тиң. Чәчүгә 20 апрельдә чыгарга планлаштыралар. Кырларга 280 трактор, 114 чәчү агрегаты, 11 чәчү комплексы, 143 культиватор һәм 38 тигезләгеч агрегат чыгачак. Һава шартлары уңай торса, сөрүне – 9 көндә, чәчүне 12 көндә тәмамларга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International