Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Чаллы-Яшелчәләр+” ҖЧҖендә кәбестә орлыкларын чәчәргә керештеләр

2018 елның 6 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының “Чаллы-Яшелчәләр+” ҖЧҖендә торф ячейкаларына кәбестә орлыкларын чәчәргә керештеләр. «Торфны Псковтан кайтардык, аның составында барлык кирәкле матдәләр бар. Утыртылган орлыклар белән кассеталар ике атна складта сакланырга тиеш, аннары аларны теплицага күчерәбез, май башында кырга чыгарабыз. Шундый технология буенча без 20 еллап эшлибез инде. Чыгыш 100% була», – дип сөйләде предприятиенең яшелчәчелек цехы башлыгы Илдус Газизов.

Биредә көнгә 2 меңләп кассета утыртыла. “Чаллы-Яшелчәләр+” ҖЧҖендә кабестә ел саен 50-60 га мәйданда утыртыла, шуңа күрә цех хезмәткәрләренә үсентеләр белән 15 меңләп кассета утыртырга туры килә

«Орлыкларны чит илдән кайтартабыз, быел Голландиядән кайтардык. Болар инде һәр елны утырта торган орлыклар дип әйтергә була, әмма яңалары да бар», – диде предприятие директоры Ришат Хатыйпов.

“Чаллы-Яшелчәләр+” ҖЧҖендә шулай ук аш чөгендере, кишер һәм бәрәңге дә үстерәләр. Аш чөгендере һәм кишер орлыкларын сатып алабыз, ә бәрәңгенекен үзебез әзерлибез. «Яшелчә культуралары мәйданнары быел шул ук дәрәҗәдә кала, без Чаллы шәһәре һәм республиканың башка шәһәрләрен продукция белән тәэмин итәргә тиеш», – дип өйстәде Ришат Хатыйпов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International