Татарстан Республикасының Әлки муниципаль районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны актив киңәйтәләр Соңгы ике елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны 880 башка артты, сөтчелек юнәлешендә 54 мини-ферма төзелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, бу секторның үсешенә күрелә торган дәүләт ярдәме чаралары ярдәм итә. Мәсәлән, 2017 елда районда шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучыларга төрле программалар кысаларында 15,6 млн. сум күләмендә субсидияләр бирелгән. Быел инде 9,3 млн. сум савым сыерларын тотуга бирелгән.
2018 елның соңгы ун көнендә район хуҗалыклары тарафыннан 196,5 тонна сөт тапшырылган, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 4 тоннага күбрәк. Сөт җыю күләмнәре буенча Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Иске Алпар һәм Ташбилге авыл җирлекләре алда бара.