Кичә, 4 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2018 елда ташламалы инвестиция кредиты бирү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Ришат Хәбипов, Тәлгать Таһирҗанов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциацисяе белгечләре, вәкаләтле банклар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәне ачып, министр урынбасары Николай Титов, быел ташламалы инвестиция кредитлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы утырышларында проектлар расланганнан соң гына биреләчәк, дип билгеләп үтте. «Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үз проектларын тулысынча гамәлгә ашыруга әзер булганда гына субсидияләр ала алачаклар», – дип ассызыклады ул.
Министр урынбасары Ришат Хәбипов киңәшмәдә катнашучларны ташламалы кредитлар буенча яңа норматив-хокукый актлар белән таныштырды. «4 апрельгә 67 инвестиция проекты буенча заявкалар бар, аларның гомуми суммасы 8,9 миллиард сум тәшкил итә. Бүген без әлеге инвестпроектларны сайлап алу һәм раслау процедурасын гамәлгә ашырырга тиеш», – диде Ришат Хәбипов.
Аннары банклар вәкилләре һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Өстенлекле проектлар билгеләнде һәм аларны гамәлгә ашыру срокларын карадылар.
Шушы көннәрдә комиссиянең әлеге мәсьәлә буенча тагын бер утырышы булачак, шуннан соң потенциаль заемщиклар реестры Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәреләчәк.