Белоруссиянең сөт җитештерүчеләренә сөт сату өчен, Россиядән тыш, башка базарлар эзләргә туры киләчәк, дип игълан итте Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев «РИА Новости» интервьюсында.
«Белоруслар сөт сатуның башка базарларын эзләргә тиеш булачак, чөнки без россиялеләргә үзебезнең сыйфатлы сөтебезне эчерәсебез килә», – диде Александр Ткачев.
Ул искә төшереп китте, Россиягә коры сөтнең күпчелек өлеше күрше Белоруссиядән керә. «Ул Россиягә сөт продукциясе кертү буенча иң эре экспортерның берсе – Белоруссиянең 120ләп сөт предприятиесе катнаша. 2017 елда читтән кертелә торган гомуми күләмдә аларның продукциясе 86% тәшкил итте – бу 950 мең тонна сөт продукциясе, 3 ел эчендә үсеш 24%ка җитте, – диде министр. – Без якындагы 5-7 елда бу мәсьәләне ябарга уйлыйбыз, әмма бүгенге көндә базарның нормаль үсешенә үсемлек майлары һәм коры сөт кушылган сөт продукциясе буенча намуссыз конкуренция комачаулый».
«Белоруссиядән майсыз коры сөт кертүчеләр аны Россия базарына чыгарганда бәяләрне ачыктан-ачык уйнаталар. 2018 елның тулы булмаган ике аенда гына да майсыз коры сөткә экспорт бәяләрен ике мәртәбә төшерделәр», – дип өстәде Александр Ткачев.