Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Урал» ҖЧҖендә авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү төгәлләнеп килә. «Хуҗалыкта 37 берәмлек тәгәрмәчле һәм чылбырлы трактор бар. Чәчкечләр, туфрак эшкәртү агрегатлары узган елда ук ремонтланган иде. Бүгенге көнгә өч тракторны әзерләп бетерәсе калды, – дип сөйләде “Урал” ҖЧҖ баш инженеры Сөләйман Хәбибуллин. – Җыеп әйткәндә, без язгы чәчүгә әзер дип әйтә алабыз. Хәзерге вакытта азык әзерләү техникасын ремонтлауга керештек».
«Урал» ҖЧҖендә ике ремонтлау бригадасы оештырылган, алар 4-5 кешедән тора. Эш урыннарында бөтен шартлар тудырылган.
«Запас частьләр белән проблема юк. Барысы өч миллион сумнан артык акча тотылды. Безнең механизаторлар – чын осталар, двигательләрне дә, коробкаларны да үзләре ремонтлый. Әгәр кирәк булса, детальләр дә әзерлиләр, – диде Сөләйман Хәбибуллин. – Бездә шулай ук Кукмара аграр көллияте студентлары практика да узалар. Киләчәктә алар менә дигән белгечләр булырлар дип ышанып калам».