Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан кертелгән “Органик продукция җитештерү турында”гы закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Әлеге закон проекты органик продукция җитештерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрнең хокукый нигезләрен билгели.
Документ белән төп төшенчәләр кертелә, нинди продукциянең органик дип аталуына аңлатма бирелә, шулай ук аны җитештерү принциплары, хакимият органнарының вәкаләтләре күрсәтелә. Органик продукция – пестицидлар, синтетик минераль ашламалар, үстерү регуляторлары, ясалма азык өстәлмәләре, шулай ук генетик-модификациясез продуктлар кулланмыйча җитештерелә торган биопродуктлар ул.
Закон проекты бары тик үсемлекчелек, терлекчелек, микроб продукциясен җитештерү, шулай ук кеше куллана торган, терлекләр өчен азык буларак, утырту һәм чәчү материалы буларак кулланыла торган натураль, эшкәртелгән яки кабат эшкәртелгән аквакультура продукциясен җитештерү өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне генә җайга сала. Шундый продукцияне эшләп чыгаручылар үз җитештерүләрен ихтыярый тәртиптә сертификацияли алалар.