Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының Красная Горка авылыннан Алена һәм Игорь Серягиннар гаиләсе зур хуҗалык тоталар. Аларның сигез баш эре мөгезле терлекләре, шул исәптән биш баш савым сыеры, алты бозаулары, сигез атлары, ике дуңгызлары, алты дуңгыз баласы һәм ун тавыклары бар.
«Быел без сөтчелек юнәлешендәге мини-ферма төзү программасында катнашырга булдык. Озак уйлаштык, ахыр чиктә, алга таба барырга, үсәргә кирәк, дигән карарга килдек», – диде Игорь Серягин.
Аларның шәхси хуҗалыгында трактор һәм чапкыч бар. «Узган ел район администрациясе савым аппараты сатып алу өчен акча бүлеп бирде, – дип сөйләде Игорь Серягин. – Без бу эшне беләбез. Мин авылда үстем, әтиләргә дә булыша идем, фермада эшләдем. Кыскасы, иң мөһиме – үзеңә һәм үз көчеңә ышанырга кирәк. Өстәвенә, Татарстанда бүгенге көндә авыл җирендә тормышны җиңеләйтү һәм уңайлыклар тудыру өчен төрле программалар эшли».