Татарстан Республикасы Теләче ҖЧҖендә тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү уздырдылар. Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы бүлеге башлыгы Хәмит Нәзиров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Илфар Баев һәм башкалар катнашты.
Техник тикшерүгә 28 трактор һәм 22 тагылма агрегат куелган иде. Аларның руль идарәсе, тормоз системасы, тракторларның яктылык приборлары тикшерелде, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешенә, кирәкле документациянең булуына аерым игътибар бирелде.Хәмит Нәзиров куелган барлык техниканың төзеклеген һәм аларның барысының техник тикшерүне узганын билгеләп үтте. «“Алан” ҖЧҖендә кадрлар сайлау һәм машина-трактор паркын язгы чәчүгә әзерләү буенча зур эш башкарылган», – диде ул.