Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсе” ДБУ бинасын төзекләндерү эшләре бара. «Программа буенча икенче ел инде ремонт эшләре бара. 2017 елда җылыту системалары алыштырылды, ветеринария лабораториясе бинасы үзгәртеп корылды. Бу елның февралендә бинаның алгы ягы ремонтланды, хәзер эчке эшләр бара», – дип сөйләде “Зәй РДВБ” ДБУ башлыгы Фоат Исламов.
Районда модуль-блок ветеринария пунктларын төзү программасы буенча Зәй шәһәрендә һәм районның Чыбыклы һәм Кадырово авылларында объектлар төзелгән. Һәр пунктта ветеринария табибы кабинеты, операция бүлмәсе, ясалма орлыкландыру пункты һәм даруханә бар.
Җайланмалары белән мобиль ветеринария пункты файдалануга тапшырылды, – дип сөйләде Фоат Исламов. – Болар барысы да, шулай ук яшь белгечләргә ярдәм чараларын күрсәтү территориядә эпизоотик һәм ветеринария-санитария иминлеген тәэмин итү, халыкны авырулардан саклау эшләрен сыйфатлы башкарырга ярдәм итә».