Мәскәүдә «Кондитер дөньясы-2018» тармак күргәзмәсе узачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

2018 елның 18 апреленнән 20 апреленә кадәр Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Кондитер дөньясы-2018» тармак күргәзмәсе узачак. Чарада кондитер әйберләре һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерүчеләр һәм алар белән тәэмин итүчеләр катнаша ала.

«Кондитер дөньясы-2018» тармак күргәзмәсенең төп максаты – профильле компанияләр арасында һөнәри элемтәләрне ныгыту, кондитер әйберләре һәм икмәк-күмәч продукциясенә яңа җитештерүчеләр җәлеп итү, сәүдә базарларын киңәйтү. 20ләп тематик бүлек тәкъдим ителә: кондитерлык продукциясе, икмәк-күмәч әйберләре, ингредиентлар, сәламәтлек өчен һәм диета туклануы продукциясе, җитештерү һәм сәүдә җайланмалары һәм башкалар.

Моннан тыш, күргәзмә кысаларында «Кондитерлык индустриясе-2018» халыкара форумы узачак, биредә лекцияләр укылачак, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк.

Өстәмә мәгълүматны күргәзмәнең оештыру комитетына 8 (495) 933-37-97, 8(903)501-69-03 телефоннары аша шалтыратып яисә https://kordon.ru/uchastnikam сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International