Арчада авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

2018 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Арча шәһәрендә Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасы программасы буенча авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Аны Татарстан Республикасы “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.

Ярышларда 13 команда катнашты. Барысы 150 кеше булды.

Ярышлар йомгаклары буенча команда исәбендә урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Арча районы, 2 нче урында – Тукай районы һәм 3 нче урында – Мамадыш районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International