Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Югары Лоҗы авылыннан КФХ башлыгы Илшат Хәбибуллин 50 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы төзи. Фермер терлекчелек объектын 2017 елда «Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча алган грант акчаларына төзи.
«Грант алу өчен документация җыю, бизнес-план әзерләү, ферма төзелеше планын әзерләү буенча шактый эш башкарылды. Проектны яклаганда күп сораулар бирделәр, – дип сөйләде Илшат Хәбибуллин. – Төзелешне былтыр ук башлаган идем: бүгенгә нигезе әзер, стеналар күтәрелгән. Түбәсен япкач, сөт корпусын җылытмакчы булам, шулай ук анда җайланмалар урнаштырам. Сөт залыннан тыш, бинада ветеринария табибы кабинеты һәм прививкалар ясау урыны булачак».
Бүгенге көндә хуҗалыкта 110 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 48 баш савым сыеры. Ике ел эчендә ул тәүлеккә 2 тоннага кадәр сөт савуны планлаштыра. «Күбрәк сөт һәм ит бирә торган терлекләргә өстенлек бирәм. Мәсәлән, Голландиядән кайтарылган голштинский токымыннан сыерлар беренче бозаудан соң егерме литрга кадәр сөт бирәләр, ә Австралиядән кайткан герефордский токымыннан үгезләр 1,2 тоннага кадәр ит бирәләр», – дип сөйләде Илшат Хәбибуллин.