Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында терлекчелек тармагының 2018 елның 3 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, «Агрокөч» АҖ генераль директоры урынбасары Владимир Егоров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чараның практик өлеше “Җәлил” агрофирмасы” ҖЧҖенең Иске Минзәләбаш фермасы базасында узды, анда катнашучылар терлекчелек буенча эшләрне оештыру – савым сыерларын тоту, тукландыру, эре мөгезле терлекләрне үстерү, ветеринария-санитария чаралары уздыру шартлары белән таныштылар.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә районда агымдагы елның 3 аенда терлекчелек тармагының эшенә йомгаклар ясадылар. районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов бу чорда сөт җитештерү күләмнәре буенча алда баручы хуҗалыкларны атап китте, болар: «Сарман» агрофирмасы” ҖЧҖ – 2,1 мең тонна (2017 елга карата 123%) һәм «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖ – 1,8 мең тонна (111%). «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖ шулай ук ит җитештерү буенча да лидерлар рәтендә – 0,2 мең тонна (111%).