Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында язгы кыр эшләренә 170тән артык чәчкеч һәм 300ләп трактор чыгарылачак

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы чәчүгә әзерләү төгәлләнеп килә. «Районда язгы чәчүгә 300дән артык трактор, 15 чәчү комплексы, 170 чәчкеч, 180 культиватор һәм 3,6 мең тырма чыгарылачак, – дип сөйләде район Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Алексей Пузиков. – Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру эшләре бара».

Аның сүзләренә караганда, «Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖендә, «Агро-Основа» ҖЧҖендә, «Игенче» ҖЧҖендә, «Козлова М.И.» һәм «Скоков Н.А.» крестьян-фермер хуҗалыкларында техниканы әзерләү яхшы куелган.

«Кулон» агрофирмасы” ҖЧҖ механизаторлары тырмаларны, чәчкечләрне һәм культиваторларны агрегатлаштыру белән мәшгуль. «Сабан культуралары 14 мең гектардан артык мәйданда чәчеләчәк, – диде хуҗалкның баш инженеры Геннадий Карунин. – Язгы чәчүдә 25тән артык трактор һәм 7 чәчү комплексы эшләячәк».

Районның алдынгы механизаторы Владимир Михайлов Готовит «Нью-Холланд» тракторына тагылма техника әзерли. «Башта аны дым каплату өчен файдаланам, аннары – культивацияләүдә һәм бөртекле культуралар чәчүдә, – диде ул. – Чәчү комплексы әзер, үз хезмәтемнән югары күрсәткечләргә өметләнәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International