Казанда шимбә көнне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату ярминкәләре узды. Сәүдә итү 10 мәйданчыкта оештырылган иде. Барысы 28,4 млн.сумлык продукция китерелгән, 395 машина катнашкан.
«Казан” агросәнәгать паркы” ААҖендә барлык төрдән ит, җиләк-җимеш, сөт, йомырка, май, ярмалар, он, казылык, макарон һәм кондитер әйберләре, бал һәм башка төрле товарлар сатып алырга мөмкин иде.
Бирегә Апас, Арча муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, “Майский” ТК” ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге вәкилләре үз товарларын һәм продукциясен алып килгән. Апас муниципаль районыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ильяс Заһидуллин: «Үзебез җитештерә торган продукцияне алып килдек, болар – яшелчәләр, сөт, ит, май, бал һәм башка продуктлар. Сатып алучылар да күп», – диде.
«Без өч урында сөт һәм ике урында ит сатабыз, – дип сөйләде Арча районыннан КФХ башлыгы Әнәс Габбасов. – Ярминкәләр безнең өчен – продукцияне сату өчен зур мөмкинлек, без бервакытта да алып килгән продукцияне кире алып китмибез».
«Майский» ТК” ҖЧҖ һәм «Татагролизинг» АҖ продукциясен үз бәяләренә сатып алырга мөмкин иде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай Чаллы шәһәрендә һәм Зеленодольск муниципаль районынң Октябрьский поселогында, республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында узды.