Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Меретәк авылыннан КФХ башлыгы Роза Исхакова үз хуҗалыгын 2009 елда ук теркәгән. 2012 елда ул “Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча ул грант ота. Шул акчаларга ул ферма төзи һәм Вологодск өлкәсеннән 65 сыер кайтарта.
Бүгенге көндә аның фермасында 200 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 100 баш савым сыеры. Бу көннәрдә 1,7 мең тоннадан артык сөт савалар. «Хәзер продукцияне трейдерлар ала, әмма без Кече Елга авылы фермерлары белән берләшергә һәм сөтне турыдан-туры тапшырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде Роза Исхакова.
Крестьян-фермер хуҗалыгында бер үк вакытта язгы кыр эшләренә дә әзерләнәләр. Аларның үзләренең «МТЗ-1221», «МТЗ-82» тракторлары, чәчкечләре һәм башка техникасы бар.