Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының АПК хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасының 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлеген тикшерделәр. Комиссия составына Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Зәй шәһәһре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы Валентин Гончаров, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Агрокөч» АҖ белгечләре кергән иде.
Ике көн эчендә комиссия «Восток», «Зәй шикәре», «Зәй» һәм «Нива» агрофирмалары бүлекчәләрен йөреп чыкты. Аларда авыл хуҗалыгы техникасының 2018 елгы язгы чәчүгә әзерлеген, кирәкле документациянең булуын һәм хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен тикшерделәр.
Бүгенге көнгә районда машина-трактор паркындагы авыл хуҗалыгы техникасы 100% эшкә әзер. Язгы чәчүгә 159 тырмалау агрегаты, 315 трактор, 115 чәчкеч һәм 15 чәчү комплексы әзерләнгән. Орлык белән тәэмин ителеш тә 100% тәшкил итә, минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Бүгенгә 7,8 мең тоннадан артык, ягъни бер гектарга 106,4 кг ашлама тупланган (көздән кертелгәнне исәпкә алып).