Бүген Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында чыгарылыш студентлары республиканың АПК предприятиеләре вәкилләре белән очраштылар. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов, Казан дәүләт аграр университетының укыту-тәрбияләү эше буенча проректоры Булат Җиһаншин, Икътисад институты директоры Гүзәлия Клычова, Югары уку йортына әзерләү һәм Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру үзәге җитәкчесе Гүзәл Фәссахова һәм башкалар катнашты.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков катнашучыларны АПКның яшь белгечләренә һәм аграр уку йортлары студентларына күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары белән таныштырды. Шундый чараларның кайберләре – аграр уку йортлары студентларына - авыл хуҗалыгы предприятиеләре юлламалары белән укучы студентларга айга 10 мең сум күләмендә стипендия түләү, югары уку йортларын һәм техникумнарны бетерүчеләргә башлангыч акчалар, белгеч эшли башлаган беренче елда бюджеттан өстәмәләр, торак төзүгә субсидияләр һәм башка чаралар.
Аннары потенциаль эш бирүчеләр – «Ак Барс» Банкы” ГАҖ (ПАО), «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ һәм башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.