Республиканың 3 зонасында 28 марттан 30 мартка кадәр 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак.
28 мартта әлеге чара Кама Тамагы муниципаль районында («Нармонка» АФ” ҖЧҖнең 3 нче филиалында, Яңа Сала авылы Мәдәният йорты), 29 мартта – Алабуга муниципаль районында («Яңа Юраш агрофирмасы» ЯАҖ, Иске Юраш авылы Мәдәният йорты) һәм Тукай муниципаль районында – («Камская механика» МТҮ, Чаллы шәһәре), 30 мартта – Әлмәт муниципаль районында – («Кичүчат» ҖЧҖ, Кичүчат авылы Мәдәният йорты).
Семинарларны уздыруда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре катнаша.