Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә эре мөгезле терлекләр үстерү буенча технологларның квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды. Укуда 57 кеше булды.
Курслар барышында лекцияләр укыдылар, практик дәресләр булды, сөт терлекчелеге, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, эре мөгезле терлекләрне карау, тукландыру мәсьәләләре, хезмәтне оештыру, буаз сыерларны бозаулатуга әзерләү мәсьәләләре каралды. Укырга килүчеләр терлекләрне лейкоздан дәвалау, сыерларны ясалма орлыкландыру турында күп нәрсә өйрәнделәр.
Моннан тыш, «ТИПКА» ФДБМУ ректоры Николай Якушкин, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Н.Э.Бауман ис. КДВМА һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) белгечләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Анда сөт бирүче сыерларның репродуктив системасын профилактикалау һәм дәвалау ысуллары, яңа туган бозауларны саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.