Кичә, 22 мартта, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылык ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктураларын ремонтлау һәм реконструкцияләүне финанслашуны җайга сала торган норматив актлар эшләү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Републикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.
Николай Титов бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан вәкаләтле министрлыклар белән берлектә бакчачылык ширкәтләренең эчке инженерлык инфраструктураларын ремонтлау һәм реконструкцияләүне финанслашуны җайга сала торган норматив актлар әзерләү буенча эш алып барылуы турында сөйләде.
Киңәшмә барышында бу эшләрне финанслау вариантлары каралды. Алар арасында субсидияләр бирү, заявкалар һәм реконструкцияләнә торган объектларга проект-смета документациясе нигезендә чыгымнарны каплау төрләре бар.