Министрлыкта «Россия экспорт үзәге» АҖенең Идел буе аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Римма Бойцова белән очрашу узды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Россия экспорт үзәге» АҖенең Идел буе аерымланган бүлекчәсе җитәкчесе Римма Бойцова белән очрашты. Очрашу Игенчеләр сараенда узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Ришат Хәбипов, «РАЦИН» АҖенең генераль директоры Әсхать Шәрәпов, аның урынбасары Әнвәр Мәүләнов һәм «Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Айдар Габдрахманов катнаштылар.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасының чимал булмаган экспортны үстерү, экспортлаучыларның санын арттыру мәсьәләләре һ.б.лар каралды.

Римма Бойцова АПК предприятиеләре вәкилләре каршында презентация белән чыгыш ясады. Чарада «Рамай» фермерлык хуҗалыгы” ҖЧҖ директоры Фәрид Хәйретдинов, «Залесный» агрофирмасы” ҖЧҖ генераль директоры Илнур Мадьяров, «Икмәк-кондитер комбинаты» АҖ генераль директоры Булат Котдусов, «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ генераль директоры урынбасары Сергей Барышев һәм башкалар катнашты.

Римма Бойцова, «Россия экспорт үзәге» АҖ – чимал булмаган экспортка ярдәм итү буенча дәүләт институты ул, диде. Ул Россия экспортлаучыларына киң спектрда финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларын күрсәтә торган үзәк. «Россия экспорт үзәге» АҖ төркеменә Россиянең экспорт кредитларын һәм инвестицияләрен иминләштерү агентлыгы («Эксар» АҖ) һәм «Росэксимбанк» АҖ керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International