Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Бүләк авылыннан КФХ башлыгы Фликс Әхмәтов сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Аның хуҗалыгында 90 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 75 баш савым сыеры. «Хәзер сыерларның күпчелеге буаз, сөт ташлаткан вакыткөнгә 600 кг чамасы сөт савыла, – дип сөйләде Фликс Әхмәтов. – Продукцияне Республики Башкортостан Республикасының “Илеш сөте ” ҖЧҖенә тапшырам».
«Минем 700 гектар җирем бар, бүгенге көндә язгы чәчүгә әзерлек эшләре бара. Күпъеллык үләннәр, бодай һәм арпа чәчәм, – диде Фликс Әхмәтов. – Былтыргы ашлыкны яхшы саттым. Быел да уңыш әйбәт булсын өчен бар көчне куярга кирәк булачак».