Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында тракторларны һәм тагылмаларны техник яктан тикшерү башланды. Кичә, 21 мартта, «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖендә техниканың торышын Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге Альберт Сәлахов җитәкчелегендәге комиссия тикшерде, аның составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Гелүс Фәттахов та бар иде. Хуҗалыкта шулай ук муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов һәм «Агросила групп» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов табулдылар.
Техник тикшерүгә 66 берәмлек техника һәм 26 тагылма чыгарылды. «Нөркәй» агрофирмасы” ҖЧҖ директоры Вазыйх Гыйльметдинов «Нью Холланд», «Джон Дир» һәм «Маккормик» тракторларының (алар – 9) «Агросила групп» ЯАҖендә ремонтлануы турында сөйләде. Ә калганнары хуҗалык механизаторлары көче белән ремонтланачак, диде ул.