2018 елның 23 - 25 мартында Петровский (Казан ш.) поселогында «Регина» кунакханәсе базасында Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәләре рәисләре квалификациясен күтәрү курслары узачак.
Укулар кысаларында авыл территорияләрендә брендны үстерүгә, социаль проектларны чыгаруга юнәлдерелгән тренинглар, мастер-класслар, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы белгечләре катнашында түгәрәк өстәл һ.б.лар булачак. Чараның көн тәрибендә шулай ук «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалачак, авыл яшьләре арасында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм 2017 елда Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе эшендә активлык күрсәтүчеләрне бүләкләү булачак.
Курста катнашучылар биредә алган белемнәрен 25 мартта узачак “Авылда социаль проектлаштыру” конкурсында авторлык проектларын яклауда куллана алалар. Быел грант суммасы 50мең сумнан 200 мең сумга кадәр була.