Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика районнарында ерынты-ерганаклар һәм урман яклау зоналарын торгызу һәм булдыру документациясен әзерләү үзенчәлекләре мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт сөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Александр Дружин, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль районнарның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәсиләре, совхозлар директорлары катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан районнарында ерынты-ерганакларны һәм урман яклау зоналарын торгызу һәм булдыру документациясен әзерләү үзенчәлекләре мәсьәләләре каралды. Искәртеп үтәбез, бу эшләр су эрозиясе процессларын булдырмау һәм булган ерганаклар очларын ныгыту максатларында, ә республиканың көньяк-көнчыгыш зонасы муниципаль районнарында - коры җилләрне үткәрмәс өчен башкарылырга тиеш.
Бүгенге көнгә ерынты-ерганаклар үсентеләрен булдыру чараларына - 34 район (гомуми мәйданы - 2198 га), урман яклау үсентеләрен булдыруга - 7 район (166 га), урман яклау үсентеләрен чистарту буенча - 8 район (143 га), урман яклау үсентеләрен арттыруга – 3 район (25 га), кипкән агачлардан санитар чистартуга (кисүгә) - 24 район (639 га) актлар һәм проектлар тапшырдылар.