Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ташламалы инвестиция кредиты мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 2017 елда алынган ташламалы инвестиция кредитларын үзләштерү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад, инвестицияләр һәм АПК базарларын җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасары Ришат Хәбипов, вәкаләтле банклар һәм АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Икътисад, инвестицияләр һәм АПК базарларын җайга салу департаменты директоры Анатолий Куценко билгеләп үткәнчә, 2017 елда эшли башлаган ташламалы кредитлау механизмы биккыска срокларда агросәнәгать комплексына сөтчелек комплексларын төзүгә, төрле техника һәм җайланмалар сатып алуга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген бирә. «Инвестиция кредитлары буенча вакытында тотылмаган акчалар булу заемщикны ташламалы ставкадан коммерциячелгә күчерергә сәбәп булырга мөмкин», – диде ул.

Аннары АПК идарәсенең төбәк органнары җитәкчеләре чыгыш ясадылар, алар кредит акчаларын тотуның барышы тулында мәгълүмат бирделәр.

Татарстан Республикасы буенча 2017 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 48 ташламалы инвестиция кредиты расланган иде, аның гомуми суммасы 7,4 млрд. сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 4,2 млрд. сумын кулланганнар, ягъни гомуми күләмнән 57,1%ын.

Киңәшмә азагында заемщиклар алдына, кредитлар сайлау графигын төгәлләштерергә һәм банклар белән срокларны килештерергә, дигән бурыч куелды.

Шуны да әйтергә кирәк, 2018 елда ташламалы инвестиция кредитлавы механизмына үзгәрешләр кертелә. Кредитларны сайлап алу ике этапта узачак: беренчесе – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында комиссия утурышы, икенчесе – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының тармак департаментларында. Проектларны сайлап алу бу елның апрелендә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International