Министрлыкта Кытай Халык Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

30 гыйнварда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Кытай Халык Республикасыннан Хунаньның «Сянпэн» Пилотаж квалификацияне үстерү компаниясе идарәсе рәисе Я Пэн җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Очрашу Игенчеләр саренда узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры урынбасары Әнвәр Мәүләнов, «Агросервис» НПОның директорлар советы рәисе Нияз Хисмәтов, КХРның Казандагы Генераль консуллыгының консулы Фэй Ли, Дунгуанның «Шибэйсы» электрон фәнни-техник компаниясе идарәсе рәисе Чжаошуй Цзэн, «Цяньхай Цзиньши» финанс холдингы идарәсе рәисе Хун Ло һәм башкалар катнашты.

Кунакларны министрның беренче урынбасары Николай Титов сәламләде. «Бу инде безнең беренче генә очрашу түгел, һәм без бергәләп кайбер нәтиҗәләргә дә ирештек, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген без “Сяосян-Волга” авыл хуҗалыгы паркын булдыру проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышырга җыелдык».

Хунаньның «Сянпэн» Пилотаж квалификацияне үстерү компаниясе идарәсе рәисе Я Пэн очрашуда катнашучыларга җылы каршы алулары өчен рәхмәт белдерде. «Безнең бу проектны гамәлгә ашыруга әзер булган командабыз бар. Болар – ашлык эшкәртү өчен җайланмалар җитештерә торган компанияләр һәм кызыксынучы инвесторлар», – диде ул.

Николай Титов, ашлык эшкәртү нәтиҗәсендә алынган ярымпродуктларны сатуда кыенлыклар булмаячак, дип белдерде.

Аннары катнашучылар «Сяосян-Волга» авыл хуҗалыгы паркын төзү проектын гамәлгә ашыру, Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең продукциясен Кытай Халык Республикасына экспортлау мөмкинлеге мәсьәләләре хакында һәм башкалар турында фикер алыштылар.

31 гыйнварда КХР делегациясе әгъзалары «Сяосян-Волга» авыл хуҗалыгы паркын төзү планлаштырыла торган Лаеш муниципаль районына барачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International