Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау дәвам итә

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын һәм башка агрегатларны ремонтлау дәвам итә. Ремонт эшләрен башкару өчен республикада 657 ремонтлау остаханәсе, 723 ремонтлау һәм көйләү пункты бар, аларда 860 ремонтчылар звеносы исәпләнә, 2,7 меңнән артык кеше эшли.

Бүгенге көнгә тракторларның техник әзерлеге 67% тәшкил итә, шул исәптән чит илнекеләр – 66%, чәчкечләр – 73%, чәчү комплекслары – 56%, культиваторлар – 77%, катнаш агрегатлар – 67%.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү белгечләре сүзләренә караганда, тракторларны ремонтлау Азнакай, Актаныш, Балтач, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч һәм Сарман районнары авыл хуҗалыгы оешмаларында югары дәрәҗәдә оештырылган.

Актаныш һәм Зәй районнары хуҗалыкларында бөртеклеләр чәчкечләрен әзерләү төгәлләнгән. Якын арада мондый агрегатларны ремонтлауны Арча, Әтнә, Буа, Сарман һәм Теләче районнары хуҗалыклары да төгәлләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International