Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасында ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү булдыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү булдыру  мәсьәләләре турында киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче  урынбасары  Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  генераль директоры урынбасары  Илгизәр Якушев, «Агрокөч» АҖ  генераль директоры урынбасары  Марат Золин, «Ак Барс» ХК” ААҖ директоры урынбасары  Михаил Коклин, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Анна Аржаева,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнашты.

Башта нотык белән министр урынбасары Николай Титов чыгыш ясады. 

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ  генераль директоры урынбасары  Илгизәр Якушев Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү мөмкинлеге булуы турында сөйләде.

Аның сүзләре буенча,  2009 елда  «2010-2020 елларга Татарстан Республикасында  биотехнологияне үстерү» программасы эшләнгән булган. Аны эшләүдә  Казаннан, Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан блгечләр катнашкан.

Чарада шулай ук Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе  Анна Аржаева, «Ак Барс» ХК” ААҖ директоры урынбасары  Михаил Коклин һәм башкалар чыгышлар ясады.

Аннары катнашучылар республикада ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү булдыру мөмкинлекләрен һәм башка мәсьәләләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International