Кичә, 24 гыйнварда, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында агрономия кадрларының квалификациясен күтәрү курслары башланды. Укуларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Сервис-Агро» ҖЧҖ белгечләре үткәрә.
Әлеге курслар районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең игенчелек буенча консультантлары, республика хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары өчен оештырыла. Курсларда 130дан артык кеше үз квалификациясен күтәрә.
Укулар барышында авыл хуҗалыгы культураларын игү, җирләрне биологияләштерү, орлыкчылык темалары, үсемлекләрне яклау һәм тукландыру буенча заманча системалар куллану мәсьәләләре һәм башкалар каралачак. Аерым игътибар рапс, шикәр чөгендере, орлык кукурузы үстерү технологияләренә һәм терлекчелек өчен сыйфатлы азык әзерләү мәсьәләләренә биреләчәк.