Кичә, 23 гыйнварда, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Алан” ҖЧҖ сөт-товар комплексы базасында ветеринария табиблары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар өчен семинар узды. Чарада район башлыгы Илдус Зарипов, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов, «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУнең терлек үрчетү һәм ясалма орлыкландыру бүлеге башлыгы Рөстәм Сәитов һәм башкалар катнашты.
Семинар башында терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга бурычлар билгеләнде.
Эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм сыерларны ясалма орлыкландыру ысуллары турындагы нотык белән Рөстәм Сәитов чыгыш ясады. Ул шулай ук эре мөгезле терлекләрне карау һәм тукландыру кагыйдәләре, сыерларны һәм таналарны бозаулатуга әзерләү, эре мөгезле яшь терлекләр үстерү үзенчәлекләре турында да сөйләде.
Семинарның практик өлешендә Рөстәм Сәитов ясалма орлыкландыру процессын күрсәтте һәм катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.