Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасын тулыландыру мәсьәләләрен карадылар

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының геомәгълүмат системасын тулыландыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үткәрде.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы АПКсының геомәгълүмат системасын «Агросемэксперт» МС белән интеграцияләү, белешмәләр системасына Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик шартлар турында, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе белгечләренең күчмә тикшерүләре нәтиҗәсендә ачыкланган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән нәтиҗәле файдаланмау очраклары, сугарулы җирләрне һәм гидротехник корылмаларны, аеруча кыйммәтле җирләрне паспортлаштыру турында һәм башка төрле мәгълүмат кертү мәсьәләләре каралды.

Фикер алышуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Глонасс +112» ҖЧҖ, «Татарстан Республикасының мәгълүмати технологияләр үзәге» ДУП, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, «Татарстан Республикасы УГМС» ФДБУ, «Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ, «Евротехнологияләр» ГК белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International