16 февральдә Краснодарда «Россия ашлыгы – 2018» II Халыкара авыл хуҗалыгы форумы узачак

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

2018 елның 16 февралендә Краснодарда «Россия ашлыгы – 2018» II Халыкара авыл хуҗалыгы форумы узачак. «Россия ашлыгы форумы – илнең ашлык базарын үстерүгә һәм андагы проблемаларга багышланган махсуслаштырылган тармак чарасы ул. Аның эшендә 200дән артык алдынгы агрохолдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, ашлык эшкәртү һәм склау предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре, ашлык базары операторлары, трейдерлар һәм Россиянең әйдәүче экспертлары катнаша.

Форум кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашлык җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, ашлыкны тирәнтен эшеәртү, аны экспортлау, транспорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре һәм башкалар каралачак.

Нотыклар белән «Совэкон» аналитика үзәге директоры Андрей Сизов, Краснодарда CLAAS заводы генераль директоры Ральф Бендиш, «Ростсельмаш» проектлары җитәкчесе Олег Александров, «Милли логистик компания» ҖЧҖ генераль директоры Евгений Бовин, «Национальное движение сберегающего земледелия» коммерциягә карамаган партнерлык президенты Людмила Орлова һәм «Московская Биржа ММВБ-РТС» товар базары департаменты директоры урынбасары Сергей Киселев чыгышлар ясаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International