Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында 2018 елгы чәчү кампаниясенә әзерләнәләр. «Быел районда бөртекле сабан культураларын (орлык өчен кукурузны кертмичә) 17,6 мең гектардан артык мәйданда чәчү планлаштырыла. Чәчү уздыру өчен район хуҗалыкларында 5 мең тонна орлык материалы салынган (ихтыяҗ – 4,5 мең тонна). Бүгенге көнгә барлык орлыклар тикшерелгән һәм сортларга аерылган», – дип сөйләде «Россельхозцентр» ФДБУнең Аксубай районындагы бүлек башлыгы Габдрәшит Гыйльметдинов.
Районда көзге культуралар 13,4 мең га мәйданны били, дип өстәде Габдрәшит Гыйльметдинов. «Көзге чәчүлекләрнең торышы канәгатьләнерлек, үсемлекләргә куркыныч янамый. Без лабораториядә анализ ясау өчен ай саен көзге культураларның монолитларын алабыз. Соңгы күрсәткечләр буенча, 17 гыйнварга һәлак булган чәчүлекләр күләме өч процентка якын тәшкил итә. Бу табигый процесс, күрсәткечләр тиешле чиктән узмый», – диде ул.