Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Лотфуллин З.Р. АХП” ҖЧҖендә терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар-киңәшмә узды.
Семинар-киңәшмәдә Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре, азык өстәмләре тәкъдим итүче компанияләр вәкилләре катнашты.
Терлекчелек тармагының 2017 елгы эшенә йомгаклар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү турындагы нотык белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов чыгыш ясады: «2018 елга без терлекчелек тармагында җитештерүчәнлекне һәм терлекләр санын 5%ка арттыру бурычы куйдык. Аеруча бозаулар үстерүгә, сыерларны вакытында орлыкландыруга, шулай ук азык өстәмәләренә игътибар бирергә кирәк».
Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Югары Пшалым авылындагы терлекчелек фермаларында булдылар, аларда савым сыерларын тоту, ашату шартлары белән таныштылар. Азакта 6 айга кадәр бозауларны карауга, ветеринария-санитария чараларын үткәрүгә һәм терлекләр авыруларын профилактикалауга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында 2017 елда тулаем сөт җитештерү күләме 56,815 мең тонна булган, сөт 50,2 мең тонна сатылган, узган елга карата – 102%. Эре мөгезле терлекләр җитештерү күләме - 4,6 мең тонна, узган елга карата - 100%.
терлекчелек тармагының 2017 елгы эш йомгаклары буенча «Корса МТСы» ҖЧҖ хуҗалыгына күчмә кубок һәм район башлыгы дипломы тапшырылды. Алдынгыларга һәм юбилярларга тырыш хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшырылды.