24 гыйнварда Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Дәүләт ветеринария хезмәтенең киңәйтелгән коллегиясе булачак

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Ветеринария һәм санитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә 2017 ел йомгаклары буенча киңәшмә узачагы турында хәбәр итә, анда 2017 елда хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре һәм җитәкчелек тарафыннан мәҗбүри таләпләрнең үтәлеше турында ачыктан-ачык фикер алышу булачак. Киңәшмә 24 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узачак. Адресы: Казан шәһәре, Федосеевский ур., 36 йорт.

Фикер алышу өчен материаллар Идарәнең рәсми сайтында «Контрольдәге субъектлар өчен гавами чаралар буенча мәгълүмат» бүлегендә урнаштырылган.

Материаллар буенча сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), шулай ук искәрмәләрне һәм комментарийларны сораулар һәм мөрәҗәгатьләр җыю өчен Идарә сайтында урнаштырылган сервистан файдаланып калдырырга яисә 420059, ТР, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20а йорт адресы буенча йә электрон адреска – аgronadzor_rt@mail.ru – җибәрергә мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International