Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: терлекчелектә зур күләмле мәсьәләләрне хәл итәр өчен нәсел эшен яхшыртырга кирәк

2018 елның 20 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасында нәсел хуҗалыкларының бүгенге торышы турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, бүген республикада 81 нәсел хуҗалыгы, шул исәптән 19 нәсел заводы һәм 62 репродуктор бар. нәсел хуҗалыкларының 60тан артыгы сөт терлекчелегенә туры килә, шул исәптән 15 - нәсел заводы.

Предприятиеләрдә күпчелек сыерлар 3 төп нәселнан тора — голштин, Татарстан холмогоры, кара-чуар нәсел. Шулай ук симменталь нәсел да бар (240 баш). "Шулардан иң әһәмиятлесе голштин нәселы. Әлеге нәселнан булган сыерлар аеруча продуктив санала һәм алар бөтен дөньяда сөтле сыерлар нәселнарын яхшырту өчен файдаланыла. Әмма, кызганычка каршы, дүрт лактациядән соң аларның нәтиҗәлеге кими, шулай ук аларны карау һәм азык белән тәэмин итү буенча проблемалар күп", - диде Марат Әхмәтов.

Республикада авыл хуҗалыгы оешмаларында 2017 ел йомгаклары буенча сыерларның продуктивлыгы уртача 5447 кг булса, нәсел заводларында бу күрсәткеч 7 тоннадан артып китә (7182 кг), репродукторларда – 6900 кг.

Министр билгеләп үткәнчә, республикада нәселле савым сыерларының чагыштырма күләме – 26%. Бу начар күрсәткеч түгел, әмма Россиянең кайбер төбәкләрендә нәселле терлекләр шактый күбрәк. Мәс., Киров өлкәсендә нәселле терлекләр 70% тәшкил итә.

Министр сүзләренә караганда, нәселле терлекләр республиканың төньяк районнарында күбрәк. Мәс., Әтнә районында барлык сыерлар да нәселле булганга күрә, сөт һәм нәтиҗәлек буенча иң алда бара ул. Монда 100 га авыл хуҗалыгы җирендә туры килә торган нәтиҗәлелек - 1200 центнердан артык. Балтач, Кукмара һәм Саба районнарында шул ук күләмдәге авыл хуҗалыгы җирләрендә 850 центнердан күбрәк сөт алынган.

Моннан тыш, министр артта калган районнарны да атады, болар: Менделеевск, Мөслим, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Бөгелмә, Спас һәм Чирмешән районнары. Бу районнарда 100 га җирдә нәтиҗәлек бер сыерга 3-4 мең кг булганда, 73-190 центнер гына сөт савыла.

2017 елда 9 мең башка якын нәселле яшь терлек сатылган. Моннан тыш, Балтач, Кукмара, Мамадыш районнры хуҗалыклары үзләренең яңа сөтчелек комплексларын үз сыерлары белән тулыландырдылар (1900 баш). «Кайбер агрохолдинглар һәм хуҗалыклар генетик куәтне яхшырту өчен чит илләрдән югары продуктивлы 5700 баш хайван кайтардылар. Министрлык 3 мең баштан артыгына субсидия бирде. Тагын 2 меңнән артык башка документлар әзер», – дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада 2020 елга сөт күрсәткечләрен 2 млн. тоннага җиткерү һәм итне 600 мең тоннага җиткерү бурычы тора. "Бу бурычларны үтәү өчен максатчан селекция-нәсел эшен камилләштерү таләп ителә һәм югары продуктивлы яшь терлек булдырырга кирәк ", - диде министр.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, министрга сөт терлекчелеге өлкәсендә нәсел эшен үстерү мәсьәләләре буенча районнар җитәкчеләре өчен махсус уку курслары оештырырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International