Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хуҗалыкларында 3250 тонна ашлама сатып алганнар, ягъни 1 га чәчүлек мәйданыныа 43,6 кг чыга. Бу хакта районның “Якты юл” газетасы хәбәр итте.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдар Сабитов: «Фермерлар язгы чәчүгә актив әзерләнәләр. Узган ел алар 1 га мәйданга 100 килограммга якын ашлама керткән идек. Шуның нәтиҗәсендә без югары күрсәткечләргә ирешә алдык. 2018 елда без шундый ук уңай динамиканы саклап калырга тиеш».
Районда чәчүлек мәйданы 76,4 мең га итеп планлаштырыла. Тагын 480 тонна ашлама сатып алырга кирәк булачак.