Игътибар үзәгендә – сөткә сатып алу бәяләре

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 18 гыйнварында Россия Федерациясе субъектлары катнашында видеоконференция режимында азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен үстерү, җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр проблемалары буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов,азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Ренат Сөләйманов, АПК предпритиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре катнашты.

Игътибар үзәгендә – сөткә сатып алу бәяләре булды. Россия Федерациясенең 20 субъектында сөткә бәяләр төшкән. Бу аеруча Татарстан Республикасында күзәтелә – 1 килога 5 сумга якын.

Джамбулат Хатуов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сөт җыючылар һәм сөт эшкәртүче предпритиеләрнең сөткә сатып алу бәяләрен арттыруларына ирешү һәм аның бәясен Россия буенча уртача күрсәткечкә - 25 сум/кг-га җиткерү буенча чаралар күрергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International