Министрлыкта «Сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына уку семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Нәҗип Хаҗипов, Олег Земсков, Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, муниципаль районнар башлыклары, эре агрохолдинглар җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Семинар башланыр алдыннан катнашучылар сөт терлекчелеге өчен товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә 10нан артык компания катнашты, шулар араында «Инвест Агро» ҖЧҖ, «Татбио» ҖЧҖ, «Солидкорм» ҖЧҖ, «Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү институты» ҖЧҖ, «Агро Сервис» ҖЧҖ, Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге бар иде.
Чараны министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов. Ул катнашучыларны уку программасы белән таныштырды, сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре һәм тезислары турында сөйләде. Чыгышының азагында «Татарстан Республикасында сөт терлекчелеге нәтиҗәлелегенең төп факторлары” темасына нотык ясады.
«Сөт терлекчелегенең нәтиҗәлелегенә йогынты ясый торган төп сәбәпләр: яшь терлекләрне тукландыру һәм аларны тоту шартлары, шул исәптән җитәрлек күләмдә су булу, ветеринария чараларын вакытында үткәрү һәм башкалар, - диде Нәҗип Хаҗипов.
Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Ул эре мөгезле яшь терлекләрне 6 айга кадәр сәламәт үстерү мәсьәләләре һәм сөт сыйфатына куела торган таләпләр турында сөйләде.
Балтач муниципаль районының «Кызыл Юл» АХҖК җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин югары продуктивлы сыерлар савымын дөрес оештырура турында сөйләде, “Таң” АХҖК җитәкчесе Алмаз Сибәгатуллин сөт җитештерү тармагында үзләренең җитештерү кооперативындагы эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Сергей Панчук – «Баренбруг» ҖЧҖенең үсеш буенча директоры – сөт терлекчелегендә күпкомпонентлы үләннәр куллану мәсьәләсенә тукталды. Генеральный директор ООО «Агро-Матик» ҖЧҖенең генераль директоры Андрей Ставцев люпинны эшкәртүдә инновацион технологияләр куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.
КДВМА профессоры Фирая Әхмәтҗанова зооветеринария белгечләре әзерләүнең торышы турында сөйләде: «Бездә студентларны укыту һәм әзерләү өчен барлык җайланмалар һәм махсуслаштырылган кабинетлар бар. Мәс., машина белән сыер савуга өйрәтү кабинеты, ортопедия, рентгенология, эндоскопия хирургиясе һәм ультразвук белән диагностикалу кабинетлары. Болар барысы да хезмәт базары өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләп чынару өчен ярдәм итә».
Семинарда шулай ук 2018 елда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә ташламалы кредитлар бирү механизмнары турында сүз булды. Бу темага нотык белән упил Россельхозбанк җитәкчесе урынбасары Руслан Гарипов чгыш ясады.
Семинар ахырында муниципаль районнар башлыклары һәм инвесторлар тестлар уздылар.