Татарстан агросәнәгать комплексында Глонасс/GPS системаларын гамәлгә кертәләр

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә Глонасс/GPS нигезендә игенчелектә төгәллек булдыру системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Заманча тракторларга, ашлык җыю һәм азык җыю комбайннарына, үзйөрешле сиптергечләргә параллель йөртү системалары, ягулык тотылышын күрсәтә торган датчиклар урнаштырылачак, бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренә техниканың тик торуын, ягулык-майлау материалларын тотуны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта 1,2 мең йөк машинасына, 2,2 мең тракторга, 200 үзйөрешле сиптергечкә, 600ләп ашлык җыю һәм 130 азык җыю комбайнына югарыда күрсәтелгән системалар урнаштырылган.

Игенчелектә төгәллек булдыру системаларын гамәлгә кертү буенча Әлки, Алексеевск, Буа, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим һәм Түбән Кама муниципаль районнарында эш аеруча актив алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International