Министрлыкта агротуризмны үстерү буенча киңәшмә узды

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Игенчеләр сараенда республикада агротуризмны үстерү буенча киңәшмә узды. Утырышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Олег Земсков, Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, аның урынбасары Артур Габдрәшитов, министр ярдәмчесе Илья Спиридонов, бүлекләр башлыклары Эльс Борһанов, Илдар Гафуров, Ришат Булатов, Биектау районы фермеры Габделәхмәт Котдусов һәм башкалар катрнашты.

Утырыш игътибарында Биектау районының Ямәширмә авылы булды. Анда ел саен 7000ләп турист була икән, шуңа күрә монда авыл туризмы кластерын төзү планлаштырыла.

Киңәшмә азагында катнашучылар агротуризмны үстерүнең төп чаралары планын эшләргә дигән карар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International