Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чуаш Кичүе мегафермасына күп сөтле сыерлар кайтардылар

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районына күп сөтле сыерлар кайтару дәвам итә.

Чуаш Кичүе сөтчелек комплексына Даниядан, Голландиядан һәм Германиядан голштин-фризски токымыннан булган 1200 баш сыер кайтардылар.

Голштин токымлы сыерлар дөньяда иң күп сөт бирә торган сыерлардан санала. Иң күп сөт һәм сыйфатлы продукция бирүе белән бу токым сөтчелек фермаларында лидер урыннарны били.

«Чуаш Кичүе терлекчелек комплексы” ҖЧҖ җитәкчесе Рафаэль Зәйдуллин бу тармак белгечләре белән бергә ноябрь аенда Данияда, Голландияда һәм Германияда булып кайта. Алар комплекс өчен буаз таналар сайлаганнар.

Элек монда Канададан һәм АКШтан кайтарылган сыерлар тотылган. Аларның күпчелеге хәзер Юхмачы, Карга авыллары комплексларына һәм Иске Матак авылындагы сөтчелек фермасына күчерелгән.

Бүген Чуаш Кичүе мегафермасында 2200 баш савым сыеры исәпләнә. Европа илләреннән кайтарылган таналар мартта бозауларга тиеш. Голштин токымыннан яшь таналар беренче бозаудан соң елга 7 мең килограммга кадәр сөт бирәләр. Ә икенче мәртәбә һәм аннан күбрәк бозаулаган сыерларның сөте елга 9 мең килограмм һәм аннан да күбрәк була, диләр белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International