Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында терлекчелек тармагының 2017 елдагы эшенә йомгаклар ясалды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районында терлекчелек тармагының 2017 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Чарада районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов, оешмалар җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Районның терлекчелек тармагының эшенә йомгаклар турындагы нотык белән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов чыгыш ясады.

Аның сүзләренә караганда, районда эре мөгезле терлекләр саны 2016 елгы дәрәҗәдә калган һәм 15876 баш тәшкил итә. Сыерлар саны 5%ка арткан - 5477 баш. 2017 елда барлыгы 26511 тонна сөт савылган, бер сыерга уртача 4973 кг туры килә. Хуҗалыкларда дуңгызлар саны 42 процентка кимегән. Атлар 21 башка арткан һәм 711 баш тәшкил итә. Аларның саны кимегән хуҗалыклар да бар, мәсәлән, «Зубов В.С.» КФХында 115 башка кимегән, «Хорьков А.А.» КФХында - 50 башка, «Артемьева Л. Р.» КФХында - 45 башка, «Порецкий С.Н.» КФХында - 34 башка.

Ел йомгаклары буенча иң яхшы эшләүче хуҗалыклар булып «Агро-Основа», «Игенче» ҖЧҖләре, «Гарифуллин И.И.», «Вәлиев Ф.Р.», «Скоков Н.А.», «Архангельское», «Козлов В.А.» КФХлары санала.

Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов каинашучыларга бүгенгше көндә терлек азыгының сыйфатына һәм аны төрләндерүгә игътибар итәргә кушты, чөнки терлекчелекнең продуктивлылыгын арттыру азык базасының структурасын яхшыртуга, сыйфатлы һәм туклыклы терлек азыгы әзерләүгә бәйле икәне һәркемгә мәгълүм. Ул шулай ук җитәкчеләргә хезмәтне саклау эшләрен оештыру һәм янгынга каршы иминлек чараларын күрү буенча бурычлар куйды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International